16 команда арасында иң кыю һәм җитезләрен ачыкладылар.
«Сабан туе» татар халык бәйрәме кысаларында узган «Батырлар ярышы» быел Нурлатта икенче тапкыр узды, анда оешма-предприятиеләр, учреждениеләр командалары катнашты.
Командалы марш-бросок рәвешендәге спорт-экстремаль йөгереш катнашучылардан бик күп көч һәм җитезлек таләп итте. Уннан артык төрле каршылыкларны, катнашучылар бер-берсенә ярдәм итеп, бердәм командада эшләп уздылар.
Хатын – кызлар арасында җиңүне мәдәният бүлеге командасы яулады, икенче урында – Нурлат җылылык челтәрләре, өченчедә-Әлмәт җылылык челтәрләре.
Ир-атлар командалары арасында җиңүне «Татбурнефть-ЛУТР»командасы яулады. Икенче һәм өченче урыннарны «Хәрби-Диңгез Флоты» һәм «Һава-десант гаскәрләре» бүлеште.
Җиңүчеләргә һәм призерларга Сабан туеның төп сәхнәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Людмила Рыбакова һәм Шамил Яһудин дипломнар һәм бүләкләр тапшырды.