"Авыл егетләре" узышы зур кызыксыну уятты.
Нурлат сабан туеның иң күңелле чарасы, әлбәттә, ат чабышлары булды. Кече буын вәкилләренә бигрәк тә «Татнефть»нең Нурлат ат заводының яшь җайдаклары катнашкан ат чабышлары күңелләренә хуш килде.
Стартка 5 кеше чыкты, ә 11 яшьлек Рамазан Хәнәфиев оста идарә иткән Табышмак кушаматлы ат алдан килеп Нурлат сабан туенда үзенең беренче җиңүен яулады. Икенче урында Мурзик Михалыч (Кристина Курносова), өченчедә – Покемон Михалыч (Самира Гайсина).
Өченче ел рәттән җирле токым атлары арасындагы «Авыл егетләре» узышы зур алкышлар белән уза. Быел биредә «Сөләйманов Ә.И.» крестьян-фермер хуҗалыгыннан Буянга (Владик Никитин) тиңнәр булмады, икенче һәм өченче урыннарны «Южная» АФ ҖЧҖеннән (Илнур Гомәров) һәм «Сөләйманов Ә.И.» КФХсыннан Карлыгач (Илһам Гайсин) бүлеште.
Сабан туенда Социалистик Хезмәт Геройлары Габбас Гыйматдинов, Николай Захаров, Зәки Тимерҗанов, Шәриф Хафизов призларына, шулай ук «Дуслык» («Дружба, «Туслах») газетасы призларына 4 узыш һәм 3 чабыш узды. Ат чабышларының төп призы Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшиннан – мотоблокны «Сөләйманов А.И.» крестьян-фермер хуҗалыгыннан Атаман кушаматлы айгыр (Геннадий Никитин) яулады.