Бу исемгә Эльвина Камалиева лаек булды.
Бүген Нурлатта «Сабан туе»бәйрәме киң колач белән узды. Традиция буенча аның кысаларында «Сабан туе сылуы - 2022» матурлык бәйгесе үтте. Анда Нурлатның 9 матур һәм талантлы кызы катнашты.
Конкурс шартлары буенча аларга 7 сынау узарга кирәк иде: визит карточкасы, дефиле, татар биюен, иҗат номерларын башкару, татар милли ашларын тәкъдир итү һәм башкалар. Матур милли күлмәкләр кигән һәр катнашучы үзе турында сөйләде, берсе шигырь формасында, икенчеләре җырлар башкарды, ә иң яшь катнашучы Сабрина Бикташова зур булмаган сәхнәләштерелгән күренештә үзе турында сөйләде. Жюри әгъзаларының эше җиңел булмады, чөнки барлык кызлар да чибәр, үзенчәлекле һәм талантлы иде. Жюри әгъзалары арасында узган елгы конкурс җиңүчесе Айсылу Гыймранова да бар иде.
«Бу конкурс инде традициягә әйләнде, без аны өченче тапкыр уздырабыз. Безнең кызлар бик талантлы, алар бик тырышып әзерләнгән", - дип билгеләп үтте Бөтендөнья татар конгрессының Нурлат бүлеге җитәкчесе Әлфия Галәүтдинова.
Бердәм карар нигезендә, 2022 елгы Сабан туеның төп гүзәле «Киләчәк» балалар иҗат үзәге тәрбияләнүчесе Эльвина Камалиева булды. Бу көнне аны котларга әти-әниләре, сеңелләре, әби-бабалары да килде.
«Бу бик дулкынландыргыч, чөнки мин мондый конкурста беренче тапкыр катнашам, көндәшлек тә көчле иде. Миңа туганнарым, укытучыларым, остазларым ярдәм итте", - дип уртаклашты Эльвина.
Бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова катнашты. Ул катнашучыларны Сабан туе бәйрәме һәм якынлашып килүче Россия көне белән котлады, шулай ук кызларга грамоталар һәм бүләкләр тапшырды.
Чара бәйгедә катнашучыларны бүләкләү белән тәмамланды, Бөтендөнья татар конгрессының Нурлат бүлеге җитәкчесе Әлфия Галәүтдинова бәйгене әзерләүдә һәм үткәрүдә актив ярдәм итүчеләргә рәхмәт хатлары тапшырды.