Нурлат сабан туенда "Уйнагыз, гармуннар!” бәйгесе бүген виртуоз гармынчыларны җыйды

2022 елның 11 июне, шимбә

Гармунчылар чыгышы традицион рәвештә милли бәйрәмнең бизәге булды.

Быел гармунчылар, баянчылар һәм такмакчылар конкурс-фестиваленә 8 номер тәкъдим ителгән иде, гармунчылар арасында профессиональ музыкантлар да, һәвәскәрләр дә бар иде. Чуаш Тимерлегеннән Валерий Максимов гармунда 4нче сыйныфта ук уйный башлаган, ә баянда 10нчы сыйныфта укыганда уйнарга өйрәнгән.

"Әти һәм ике абыем бу музыка коралында уйный иде, тик миңа бирмәделәр, сындырам дип куркалар. Шуңа күрә өйдән чыгып киткәндә, аны сандыкка бикләп китәләр иде. Ә мин саедыкны ачып, гармуны алып уйный идем. Үзем шулай уйнарга өйрәндем. Һичшиксез, аларның килүен күрми калмас өчен, тәрәзә янына утырып уйный идем. Соңрак, яңасын сатып алганда, аны миңа бирделәр. 10 яшьтә инде туйларда уйнадым», - дип хатирәләре белән уртаклашты ул. Бүген аның коллекциясендә 10 баян һәм бер аккордеон бар.

Фома авылыннан Рәүхәт Шәфигуллин һәм Рамил Садретдинов дуэт булып чыгыш ясадылар. Алар - авылда «Уйнагыз, гармуннар» инструменталь ансамбле катнашучылары.

"Элек гармунчылар бик күп иде, әгәр гармунда уйный белсәң, абруйлы саналды. Шуңа күрә без балачактан ук уйныйбыз", - дип уртаклашты Рәүхәт Әсхәтович.

Валерий Максимов һәм Фомадан килгән гармунчылар дуэты призлы урыннар яуладылар, аларның уены бәйрәм кунакларына гына түгел, жюри әгъзаларына да ошады.

Фестивальнең төп иганәчесе - Самарада яшәүче танылган якташыбыз - Россия Федерациясенең атказанган төзүчесе, «Прогресс-В» компанияләр төркеме президенты Вазыйх Мөхәммәтшин. Барлык катнашучыларга да ул «Дуслык» («Дружба», «Туслах») газеталарына 2022 елның 2 нче яртыеллыгына язылу квитанцияләрен бүләк итте. Моннан тыш, өч гармунчыга тамашачылар симпатиясе призы – «Сабантуй-2022»гравировкасы белән истәлекле бүләкләр тапшырды. Бүләкләү төп сәхнәдә узды.

«Хәзерге вакытта гармунда уйнауны популярлаштырырга кирәк, чөнки хәзер халык музыка уен коралларына игътибар кими бара. Сезнең кебек энтузиастлар булса, гармун яшәячәк", - дип мөрәҗәгать итте Вазыйх Гатович катнашучыларга һәм барысын да бәйрәм белән котлады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International