Нурлат сабан туеның үз традицияләре бар

2022 елның 11 июне, шимбә

Сабан туенда предприятиеләр һәм оешмаларның үз чатырларын җәелдерүе - Нурлатта күркәм традициягә әверелде.

Бу-хезмәт коллективларына халык бәйрәмен бергә бәйрәм итү, Сабан туе чараларында катнашу, күләгәдә ял итү, чәй эчү өчен менә дигән мөмкинлек. Өстәвенә, күп кенә хезмәткәрләр бирегә гаиләләре белән килә. Бу юлы да шулай булды.

Предприятиеләр чатырларында Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин да булды. Ул хезмәт коллективларын Сабан туе белән котлады, аларга уңышлар һәм иминлек теләде. Биредә традиция буенча иң яхшы хезмәткәрләргә Алмаз Әхмәтшин үз грамоталарын тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International