Нурлатта татар халык бәйрәме Сабан туе гөрли

2022 елның 11 июне, шимбә

Язгы кыр эшләре тәмамлану уңаеннан Нурлат районында шәһәр мәйданында милли бәйрәмебез Сабан туе уза.

Ул быел да үз мәйданына мактаулы кунакларны җыйды. Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин озатуында Сабан туе чараларында Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Людмила Рыбакова һәм Шамил Яһудин, Татарстан Республикасының атказанган юристы Александр Огонев, «Прогресс-В» компанияләр төркеме президенты Вазыйх Мөхәммәтшин һ. б. катнаша.

Мәйданның үзәк капкасы янында кадерле кунакларны иҗат коллективлары, гармунчылар, балалар шигырьләр сөйләп каршы алды.

Бәйрәм кунаклары җирле җитештерүчеләр, үзмәшгульләр продукциясе күргәзмәсендә булдылар. Алга таба халык-гамәли иҗат күргәзмәләре, өстәмә белем бирү һәм белем бирү учреждениеләре шулай ук күп кенә мастер-класслар да әзерләгән иде, бәйрәмдә катнашучылар төрле ишегаллары, остаханәләр эше белән танышты…

Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәк музее хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән театральләштерелгән спектакль һәм Габдулла Кариев театрына нигез салучы язмышына кагылышлы кыскача экскурсияле экспозиция аеруча кызыксыну уятты. Яхшы кәеф, самавырдан кайнар чәй бәйрәмнең юлдашларына әверелде.

Тантаналы өлеш төп сәхнә янында узды. Аны балалар бию коллективларының бәйрәм композициясе ачып җибәрде. Аннары бәйрәмгә җыелучыларга Нурлат муниципаль районы Башлыгы Алмаз Әхмәтшин мөрәҗәгать итте. 

«Быел без Сабантуйны Россия Федерациясенең төп дәүләт бәйрәме – Россия көне алдыннан билгеләп үтәбез. Россиянең туган көнендә без бөек тарих һәм бай мәдәниятле илдә яшәвебез һәм эшләвебез белән горурланабыз, районда яшәүче барлык милләт вәкилләренең телләрен саклау һәм үстерү өчен бөтен көчебезне куябыз. Нурлат җире элек-электән үзенең уңдырышлы җире белән дан тотты, һәм быелгы язгы сабан бәйрәмендә дә без авыл хуҗалыгы алдынгыларын: игенчеләрне, терлекчеләрне, Нурлат районының социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертүче барлык авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен хөрмәтлибез», – диде Алмаз Әхмәтшин, бәйрәмгә җыелучыларны бәйрәм белән котлап, республикада беренчеләрдән булып билгеләнгән агротехник срокларда һәм язгы кыр эшләрен яхшы сыйфатлы итеп башкарып чыккан район авыл хуҗалыгы предприятиеләренең, шулай ук фермер хуҗалыкларының лаеклы күрсәткечләрен билгеләп үтте.

Шулай ук зур сәхнәдән нурлатлыларга ТР Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков мөрәҗәгать итте. Ул Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның бәйрәм уңаеннан котлавын җиткерде.

"Алда безне яңа җиңүләр һәм казанышлар көтә. Ватан хакына хезмәтегездә уңышлар сезгә. Бәйрәм белән!», – дип тәмамлады ул чыгышын. Шунда ук Алмаз Әхмәтшин һәм Александр Шадриков бүләкләү тантанасын да ачтылар.

Күп кенә нурлатлылар югары бүләкләргә лаек булды. Шулай итеп, Нурлат шәһәре Советы Рәисе урынбасары Владимир Кашкаровка «Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале, Нурлат районы үзәк хастаханәсенең шәфкать туташы Гөлсирә Галиуллинага «Татарстан Республикасының Атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре» дигән мактаулы исем, физик тәрбия һәм спорт тренеры Нәзиф Абдуллинга "Татарстан Республикасының Атказанган физик культура хезмәткәре",  “Сөләйманов Ә.И.” КФХсының сөт комплексы мөдире Рәмис Нуртдиновка –“Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде.  Биредә үк «Аграрий» ҖЧҖнең машина белән сыер саву операторы Анжелика Яллинага Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатын тапшырдылар. Нурлатлыларның күбесе Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Нурлат муниципаль районы башлыгы бүләкләренә лаек булды.

Ә бәйрәм мул концерт программасы белән дәвам итте. Алып баручылар Гөлназ Сәфәрова һәм Руслан Мәҗитов көчле алкышлар астында сәхнәгә танылган артистларны чакырдылар. Гүзәл Уразова, Илдар Хәкимов, Сиринә Зәйнетдинова, Рөстәм Насыйбуллин һ. б. башкаруындагы һәр җырны нурлатлылар яратып кабул итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International