Нурлат районының Иске Әмзә авылында яшәүче юбилярларга Россия Президентының котлау хаты тапшырылды

2022 елның 10 июне, җомга

Тыл хезмәтчәннәре Әкрам Имам улы Минапов һәм Сәлимә Ислам кызы Хәбибуллинага котлау открыткаларын район башлыгы урынбасары Линар Маняпов тапшырды.

Иске Әмзә авылында гомер кичерүче 90 яшьлек Әкрам Минапов һәм аның күршесе 95 яшен билгеләп үтүче Сәлимә Хәбибуллина Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин исеменнән Рәхмәт хаты һәм Нурлат районы Башлыгы Алмаз Әхмәтшин исеменнән бүләкләр кабул иттеләр. Район башлыгы урынбасары Линар Маняпов аларга нык сәламәтлек, якыннарының һәм тирә-юньдәгеләрнең ихтирамын тоеп яшәүләрен теләде, Бөек Ватан сугышы елларында куйган фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Юбилярларны Әмзә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Әнисә Сафиуллина да котлады.

Сәлимә Ислам кызы Хәбибуллинага, аның күп кенә яшьтәшләре кебек үк, ачлык-ялангачлык, сугыш авырлыклары һәм сугыштан соңгы авырлыкларны туры килә. Гомере буе туган колхозында эшли, Бөек Ватан сугышында катнашкан ире белән 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Олы яшьтә булуга карамастан, бүген дә кул кушырып утырмый-улына бакчада булыша, өй мәшәкатьләрен алып бара.

Әтисе сугышка киткәндә, Әкрәм Имам улы Минаповка нибары 9 яшь була. Әтисенә туган якларына кайтырга насыйп булмый, ә ул, олы уллары буларак, инде яшьтән үк 6 бала тәрбияләп үстергән әнисе өчен терәк була. Сугыш һәм сугыштан соңгы елларның авырлыклары аның холкын тагы да ныклы итә: 40 елдан артык туган авылында шофер булып эшли.

Башкарган эшенә һәрчак намус белән карый. Тормыш иптәше белән 60 елдан артык бергә гомер итеп, 6 бала тәрбияләп үстергәннәр. Кызганычка каршы, 90 яшьлек юбилеен ул тормыш иптәшеннән башка каршы ала, бүген улы гаиләсендә яши, балалары, Әкрам Имамович күп санлы оныклары һәм оныкчыкларыннан хөрмәт күреп, авылдашларының ихтирамын тоеп гомер кичерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International