Чемпионат бу сезонда 5 команда катнашында узачак.
2022 ел сезонында ир-ат командалары арасында футбол буенча Нурлат районы чемпионатында катнашу өчен «Легион», «АТП», «Спартак» (шикәрчеләр мкр.), "Интер" һәм «Тулпар» (яшьләр) командалары теләк белдерде. Уеннар август ахырына кадәр чәршәмбе һәм җомга көннәрендә 5 тур әйләнешендә узачак.
Шушы көннәрдә беренче уен Галимҗан Хөсәенов исемендәге Спорт паркы стадионында узды. Һава торышының яңгырлы булуына карамастан, спорт сөючеләр яраткан командалары өчен җан атарга җыелдылар. Беренче уенда «Легион» һәм «Тулпар» (яшьләр) командалары очрашты. Уен 2:2 исәбе белән тәмамланды.
Бүген 18.30да җанатарларны тагын да мавыктыргыч уен көтә - «Спартак» һәм «Интер» очрашачак.