«Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсендә паспортлар тапшыру тантанасы узды
Нурлат яшүсмерләре Рамазан Миңнегулов һәм Камилә Миншинага тантаналы рәвештә Россия Федерациясе гражданины паспортларын тапшырдылар. Аларны истәлекле вакыйга белән ТР Нурлат муниципаль районы Советында «Бердәм Россия» партиясенең депутат фракциясе җитәкчесе урынбасары, «Бердәм Россия» партиясенең Бикүле беренчел бүлекчәсе секретаре Алсу Шакирова һәм «Бердәм Россия» Яшь гвардиясе»нең Нурлат җирле бүлекчәсе җитәкчесе Резедә Елауркина котлады.
Ул аларга үз илләренең лаеклы гражданнары булу, Ватанны ярату һәм тормышта үз урынын табу, шулай ук Россия Федерациясе гражданинының төп документына сакчыл карау, хокуклар һәм бурычлар турында истә тотуларын теләде.
Россия Федерациясенең яшь гражданнарына паспортлар белән бергә «Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсеннән һәм депутат Алсу Шакирова исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырылды, ә чара ахырында истәлеккә традицион фотога төшү булды.