Бүләкләү тантанасы Казан шәһәрендә «Бердәм Россиянең «Яшь Гвардиясе» конференциясе кысаларында узды.
Кичә «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе» Татарстан төбәк бүлегенең XIII хисап-сайлау конференциясенең 2нче этабы узды, анда Уставның яңа редакциясе кабул ителде, 2019-2022 еллардагы эшчәнлеккә йомгак ясалды, шулай ук төбәк штабының һәм региональ контроль-ревизия комиссиясенең яңа составы сайланды.
Шунда ук бүләкләү дә булды. «Яшь Гвардия»нең Нурлат җирле бүлекчәсе җитәкчесе Резедә Елауркинага 2021 елгы сайлау кампаниясендә актив катнашканы өчен «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының үзәк штабы Региональ Һәм технологик эш бүлеге җитәкчесенең Рәхмәт хаты тапшырылды.