Бүген, 9 июньдә, Нурлат районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская шәһәр Мәдәният сараенда гражданнарны кабул итте.
Аңа үз проблемалары белән районның унга якын кешесе мөрәҗәгать итте. Лариса Казакова торак шартларын яхшыртуда ярдәм итүләрен сорады. Ерепкино авылында яшәүче I төркем инвалидка хуҗалыкны алып бару бик авыр: су кермәгән, аны коедан китерергә туры килә. Ул бер ялгызы яши, йорт авыл үзәгеннән ерак. Сәрия Харис кызы аңа район Башкарма комитетына торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булуы турында гариза язарга киңәш итте.
Моннан тыш, нурлатлылар ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә «Южная» ҖЧҖдә җир арендалау, пенсиягә чыгу өчен документлар алу һ.б. сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр.