Нурлатта «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына килгән хәбәрнамәләрне карау мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә узды

2022 елның 9 июне, пәнҗешәмбе

Нурлатлылардан ел дәвамында «Халык контроле»нә кергән мөрәҗәгатьләрнең үтәлешен тикшерелү белән бәйле рәвештә, утырышта республика системасының баш модераторы, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская катнашты.

Бүген, 9 июньдә, район Советының утырышлар залында Нурлат районы буенча «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына кергән контроль мөрәҗәгатьләрне карауның барышы турында эшлекле киңәшмә узды. Эшлекле очрашуга республика системасында җаваплы башкаручылар, районның җирле үзидарә органнары һәм аларның структур бүлекчәләре җитәкчеләре, хокук саклау органнары, тормыш белән тәэмин итү хезмәтләре вәкилләре, идарәче компанияләр вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары, территориаль иҗтимагый үзидарәләр башлыклары чакырылган иде.

Утырышта «Халык контроле»нә килгән гаризаларны карау буенча башкару дисциплинасының торышы турында район Башкарма комитетының эшләр идарәчесе Ралия Ханеева чыгыш ясады. Аның хисабы буенча, «Халык контроле» порталына 5 ай эчендә нурлатлылардан барлыгы 231 мөрәҗәгать килгән, шуларның 193е хәл ителгән, 3се эшләнә, 12се планлаштырылган һәм 23 гариза буенча Башкарма комитет тарафыннан нигезле рәвештә кире кагылган. Күпчелек гаризалар юл һәм төзекләндерү мәсьәләләренә кагылды.

Аңардан соң республика системасының баш модераторы, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Нурлат районы буенча «Халык контроле»нә кергән хәбәрнамәләрне гамәлгә ашыру турында чыгыш ясады.

Үз чыгышында ул очрашуда катнашучылар белән Нурлат районында яшәүчеләрдән «Халык контроле»нә кергән хәбәрнамәләр турында фикер алышты һәм системада каралуга җаваплы булган сорауларны хәл итүнең барышы турында аңлатма алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International