Нурлатлыларга балалар ялын оештырганда кулланучылар хокукларын яклау турында сөйләделәр

2022 елның 9 июне, пәнҗешәмбе

«Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең Нурлат филиалы балалар ялын оештырганда кулланучылар хокукларын яклау турында сөйли.

Җәй көне ата-аналар өчен иң актуаль мәсьәлә-балалар ялын оештыру – шул исәптән балалар сәламәтләндерү учреждениеләрендә (алга таба – лагерь).

Лагерь балага юллама бәясенә кертелгән хезмәтләр комплексын (урнаштыру, яшәү, туклану, ял оештыру һ.б.) күрсәтә. Лагерьда ял итү хезмәте шул исәптән кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнар белән дә җайга салына. Ата-аналар һәм бала үзе тиешле хезмәтләрне кулланучылар булып тора. Гамәлдәге законнар лагерьга РФ Гражданлык кодексы, «Кулланучылар хокукларын яклау турында»07.02.1992 ел, № 2300-1 РФ Законы таләпләрен үтәүне йөкли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International