Нурлатта «ГТОга юлым» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр

2022 елның 9 июне, пәнҗешәмбе

Дипломнар актив катнашучыларга да, аларның җитәкчеләренә дә тапшырылды.

Кичә Нурлатта «ГТОга юлым» балалар проектлары республика конкурсының муниципаль этабына йомгак ясалды. Конкурста гомуми белем бирү мәктәпләренең 1-4 сыйныф укучылары актив катнашты.

Конкурс нәтиҗәләре буенча өч призлы урын билгеләнде. 1 урын-Яна Кудашкина, 2 урын-Данил Улангин, 3 урын – Әмирә Мөхәммәтгалиева. Аларга дипломнар һәм бүләкләрне район Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Румия Фәтхетдинова тапшырды.

Шулай ук 13 актив катнашучы һәм 4 җитәкче дипломнар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International