Татарстан Республикасы Спорт министрлыгында узган республика киңәшмәсендә Татарстанда ГТО Бөтенроссия физкультура-спорт комплексын үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Киңәшмә эшендә нурлатлылар да катнашты. Анда Россия Федерациясендә, шулай ук Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы чараларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре каралды, массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләүгә йомгак ясалды.
"Быел ГТО тапшыру рейтингында Нурлат районы үз күрсәткечләрен яхшыртты. Әмма эшлисе эшләр бар әле, кайбер юнәлешләрдә эшне көчәйтергә кирәк", - дип билгеләп үтте Нурлат районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Румия Фәтхетдинова.
Район буенча «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы чаралары актив уза, быел гына да тагын 800 нурлатлы ГТО билгесенә лаек булды.
Фото "Нурлат-информ"архивыннан.