Әлеге учреждение белән хезмәт биографиясе тыгыз бәйләнгән кешеләр бу көнне социаль хезмәткәр көне уңаеннан да котлаулар һәм рәхмәт сүзләрен кабул итәләр.
Нурлаттан Алсу Кәримова-интернат-йортның иң беренче хезмәткәрләреннән: аны бирегә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгеннән завхоз итеп җибәргәч, учреждение стеналары да ахырына кадәр төзелеп бетмәгән була.
«Ул вакытларда иртәнге 6дан кичке 10га кадәр эшләргә туры килде", – дип искә ала Алсу Сәетгәрәевна.
Беренче вакытта бирегә районның барлык оешмаларыннан эшчеләр җәлеп ителгән.
Бөтен җиһазларны Казаннан алып кайтканнар, эчке ремонтны, эшче куллар җитмәгәндә, тормыш иптәшләрен дә җәлеп иткәннәр. Евгений Кузьмич Савинов җитәкчелегендә бик тату коллектив барлыкка килгән, бер гаилә кебек эшләгәннәр. Хәзер дә шулай. Алсу Кәримова лаеклы ялда булса да, Интернат-йортның елъязмасы вакыйгаларының шаһитлары булган 10 хезмәткәр бүген һаман да биредә хезмәт эшчәнлеген дәвам итә.
Аларның берсе – физиотерапия һәм массаж буенча шәфкать туташы Татьяна Новосад. "Яшьләргә юл бирергә кирәклеген яхшы аңлыйм, әмма үземне яраткан эшемнән, биредәге өлкәннәрдән башка күз алдына да китерә алмыйм. Биредә минем тормышым, - дип уртаклашты ул, ә күзләрем яшьләнде, - безнең карамактагылар арасында төрле характердагы, катлаулы язмышлы кешеләр бар, ләкин яхшылык белән якын килсәң, кочаклыйсың да, хәтта иң каты бәгырьлеләре дә эри».
Биредә бары тик олы күңелле кешеләр генә эшли ала. Бәйрәм чарасында бу сүзләр берничә тапкыр яңгырады. Күп тапкырлар моны кунаклар һәм хезмәткәрләр генә түгел, ә монда бердәнбер яшәү урыны тапкан өлкәннәр дә ассызыклады. Интернат-йорт рәсми рәвештә 2002 елның 20 маенда ачылса да, ул эшне күпкә иртәрәк башлаган. Чулпан интернат-йортыннан бирегә күчерелгән беренче 30 кешенең өчесе-Хәлимә Вафина, Юрий Морозов һәм Илья Яманов бүгенге көнгә кадәр биредә яши. «Әгәр дә бирегә эләкмәгән булсам, бу дөньяда күптән булмас идем инде", – дип кыска гына әйтте Илья Андреевич. Аның бу сүзләре дә күп санлы мактаулардан кыйммәтрәк, чөнки учреждение коллективының бөтен эше һәм тырышлыгы 125 өлкән яшьтәге һәм инвалидның гомерен озынайтуга, аларның һәркайсына уңайлы шартлар тудыруга юнәлтелгән.
«Социаль хезмәт эше бик катлаулы, без биредә яшәүчеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге өчен җаваплы», – дип билгеләп үтте Евгений Савинов.
Интернат-йортны төзи башлаганнан бирле җитәкчелек иткән Евгений Кузьмич бүген лаеклы ялда булса да, әле дә күңеле белән аның өчен җан ата. Һәм иң мөһиме, аның җитәкчелегендә салынган күркәм традицияләр дәвам итә, учреждение элеккечә үк республиканың 26 интернат-йорты арасында барлык күрсәткечләр буенча да алдынгы урыннарны алып тора.
«Узган ел Нурлат инвалидлар җәмгыяте "Озын гомерлелеккә адым" проекты буенча республика Икътисад министрлыгы грантына лаек булды. Бу акчалар интернат-йорт территориясен төзекләндерүгә тотыла. Ул быел да дәвам итәчәк, тагын 300 квадрат метрда брусчатка җәясе калды», – диде интернат-йорт директоры Роберт Газизуллин.
Бүген дә социаль учреждение алдында торган бурычлар аз түгел, әлбәттә: мунча комплексын, кухняны, 2нче корпусны капиталь ремонтлау таләп ителә. Бердәм командада эшләүче 57 хезмәткәр турында да алар интернат-йортта яшәүчеләргә үз күңелләрен бирергә әзер дип әйтергә мөмкин.