Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты гражданнарны онлайн-кабул итте.
«Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итү булды. Шәһәр һәм район халкы үзләрен борчыган сораулар белән ТР Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбаковага мөрәҗәгать итте. Нурлатлыларның мөрәҗәгатьләре ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан штраф салу, пенсия билгеләүдән баш тарту, эшкә урнашуда ярдәм итү, опекага алынган баланың торакка документларын югалту, даруханәдә бушлай дарулар алу кебек мәсьәләләргә кагылды.
Һәр мөрәҗәгать буенча киңәшләр һәм консультацияләр бирелде. Людмила Николаевна өч сорауны үз контроленә алды.