Бу көннәрдә, милли бәйрәмебез Сабан туе алдыннан, Нурлат районы авылларында фольклор йоласы уза.
Аның барышында милли киемнәрдән авыл халкы өйдән - өйгә йөреп бәйрәмгә бүләкләр җыя. Чара гармунда уйнау, уеннарда катнашучыларның күңелле җырлары белән үрелеп барды.
Бу көннәрдә Чишмә поселогында да «Сөлге җыю» фольклор бәйрәме узды. Катнашучылар бистәдә яшәүчеләр өчен чын бәйрәм оештырды, шул рәвешле татар халкының йола традициясен яңартты. Биек колгага сөлгеләр, яулыклар бәйләделәр, авыл кешеләре алдан әзерләгән бүләкләрне җыйдылар. Урамнарда гармун көенә дәртле татар җырлары, шулай ук мәзәкләр һәм такмаклар яңгырады.
Поселокта Сабан туе бәйрәме 12 июньдә узачак.