73 янгын сүндерү һәм коткару бүлеге хезмәткәрләре елан чагудан саклану кирәклеге турында сөйләде

2022 елның 7 июне, сишәмбе

Елан чагудан саклану чаралары:

- еланнарны читләп узарга тырышыгыз - алар беренче булып һөҗүм итми;

- кара еланны таяк һәм себерке ярдәмендә куркытып була.

Елан чакса:

- кичекмәстән табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк;

- ашыгыч ярдәм хезмәте килеп җиткәнче, беренче ярдәм күрсәтә торырга кирәк;

- иң кирәкле ярдәм - ярадан агуны кысып чыгару. Аннары яра урынын йод белән эшкәртеп, чиста бәйләвеч белән бәйләп куярга кирәк;

- авыру күбрәк сыелык эчәргә тиеш. Исерткеч эчемлек куллану һәм кысып бәйләп кую (жгут салу) рөхсәт ителми.

Елан чаккан очракта табибка шалтыратырга, һәм мөмкин булган кадәр тизрәк зыян күрүчене шифаханәгә алып барырга кирәк. Аңарчы, әгәр елан кулдан чаккан булса, муеннан яулык бәйләп кулны бөгеп куярга, аяктан булса, хәрәкәтсез калдырырга кирәк. Берничек тә зарарланган очлыкны селкетергә, кузгатырга ярамый. Яра никадәр яшәү өчен мөһим булган органнарга якын, үлем куркынычы шулкадәр зуррак.

Елан чакканнан соң тагын нишләргә ярамый?

- Салкын әйбер куярга - кан әйләнешен акрынайта һәм агуның яра урынына зыян салуын арттыра;

- Алкоголь эчемлекләр кулланырга ярамый - йөрәккә басымны арттыра;

- Елан чаккан урынны селкетергә, кабаланырга, йөрәк тибешен арттыра торган хәрәкәтләр ясарга ярамый;

- Ут белән пешерергә, кисеп җибәрергә ярамый - елан агуын тәннән чыгармый, җәрәхәт урынын арттыра;

- Тынычландыра торган дарулар эчәргә ярамый - бу кан басымының төшүенә китерә.

73 ПСЧ хезмәткәре Кузнецова.

Фото: pixels.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International