«Мәдәният калейдоскобы» исеме астында беренче сменада 100гә якын бала ял итә.
Кичәге көннән Нурлат районының «Заречный» балалар сәламәтләндерү лагере янә балалар тавышы белән тулды – биредә беренче смена башланды. «Мәдәният калейдоскобы» дигән сменада балаларны ял гына түгел, төрле конкурслар, очрашулар, мастер-класслар белән кызыклы программа да көтә. Балалар лагерь атмосферасына чумарга да өлгерделәр инде.
"Лагерьга балалар гына түгел, ә җәйге яңгыр да килде. Шуңа да карамастан, балалар лагерьның беренче көнен күңелле үткәрделәр. Кичке чара танышуга багышланган иде: һәр отряд визитка, сөйләм һәм сәнгать номерын тәкъдим итте”, - диелә Вконтакттагы “Заречный" балалар бакчасы урнаштырган язмада.
Беренче смена 23 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Җәй буена биредә барлыгы 4 смена оештырылачак. «PROНАС» исеме астында икенче смена балаларны 26 июньнән кабул итәчәк.