Нурлат шәһәре башлыгы урынбасары Владимир Кашкаров тыл хезмәтчәне Миңлемәрьям Зарипованы 90 яшьлек юбилее белән котлады.
Миңлемәрьям Зарипова Чирмешән районының Үтәмеш авылында туган. Күп балалы гаиләдә үскән, кече яшьтән йорт хуҗалыгына ярдәм иткән. 1950 елдан 10 ел дәвамында Пермь өлкәсендә урман кисүдә эшли. Шунда ук тормыш иптәше Мидхәт Заһидулла улы белән таныша. Гаиләдә уллары Рафаэль туа.
Авыр хезмәт сәламәтлегенә дә йогынты ясый, ул улы белән Нурлатка күченеп кайта. Хезмәт эшчәнлеген универмагта дәвам итә, аннан төзелеш-монтаж цехына склад мөдире булып күчә һәм аннан лаеклы ялга чыга. Эшләгән елларында коллективта һәрвакыт ихтирамга лаек була.
Миңлемәрьям Зарипова «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале һәм Җиңү көненә юбилей медальләре белән бүләкләнгән.