Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан 7 июньгә шторм кисәтүе турында хәбәр килде

2022 елның 6 июне, дүшәмбе

Иртәгә Татарстан Республикасы  Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан метеорологик күренешләр комплексы турында шторм кисәтү килде.
7 июньдә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән көчле яңгыр,  төнлә аерым районнарда урыны белән яшенле һәм бозлы бик көчле яңгыр. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан секундына 10-15 м, урыны белән көчәйгәндә 15-20 метрга кадәр, көндез урыны белән 26 метрга кадәр көчле җил.  
Минималь һава температурасы төнлә +9..+13˚. 
Көндез максималь һава температурасы +16..+19.˚
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International