Нурлат районында модульле технология буенча тагын бер фельдшер-акушерлык пункты төзелә

2022 елның 5 июне, якшәмбе

Яңа Иглай авылындагы фельдшер-акушерлык пунктының үз бинасы булачак.

Аны биредә «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты ярдәмендә төзиләр. Авылда, әлбәттә, һәрвакыт медпункт эшли, ләкин аның үз бинасы гына беркайчан да булмый, ул күп еллар буена арендаланган бинада хезмәт күрсәтә.

"Медпунктка эшкә килгәндә, ул бу бинада урнашкан иде инде, ә мин монда инде 36 ел, – дип уртаклашты акушерка Рәисә Фәйзуллина, үзенең көндәлек эше турында сөйләп. – Без өч торак пункт - Иске һәм Яңа Иглай һәм Некрасовка авылларында яшәүчеләргә хезмәт күрсәтәбез, барлыгы 800ләп кеше.

...Канализация эшләми, су юк – ике арасында кул югыч урнаштырылган, түбәдән су ага.

  • Быел яңгырлар күп яуды, хәтта шкафны күчереп, идәнгә чиләкләр куярга туры килде, – диде акушерка, Хәер, әйтмәсә дә күренеп тора: таз белән чиләкне су ага торган җирдән кузгатмыйлар да, чөнки һава торышына бернинди өмет юк бит. Өстәвенә, җиһазлар да искергән инде. Шуңа Күрә Рәисә Фәйзуллина да, ФАП мөдире - фельдшер Илүзә Гомәрова да авыл медпунктының модульле бинасы төзелеп бетүне түземсезлек белән көтәләр.

Анда цивилизациянең барлык уңайлыклары да каралган.

  • Яңа бина төзелешенә бөтен авыл шатлана, – дип уртаклашты Яңа Иглай авыл җирлеге башлыгы Равил Фәйзуллин. - Анда канализация дә, суүткәргеч тә, санузел да, гомумән, барлык уңайлыклар да, заманча җиһазлар да булачак".

Яңа фельдшер-акушерлык пункты мәйданы буенча элеккесеннән ким булса да, җирлек башлыгы билгеләп үткәнчә, авыл өчен җитәрлек. Биредә эшләр ахырына якынлаша. Стенасы җыелган, түбәсе ябылган.

-Субайларны апрельдә суккан идек, модульләрне майда монтажлый башладык, – диде подрядчы оешма җитәкчесе Илмир Хәйретдинов. – Эшләр график буенча бара: хәзер электрика, янгын-сак сигнализациясен, суүткәргеч, канализация ясау белән мәшгульбез, параллель рәвештә линолеум түшибез, керү зонасында һәм санитария бүлмәләренең идәннәренә плитә җәячәкбез».

Ишекләр, тәрәзә йөзлекләрен, армстронг системалы түшәмнәрне монтажлау эшләре калып бара. Тышкы пандус кую да каралган-аның детальләре әзер инде.

Төзелеш эшләре төгәлләнгәч, подрядчылар территорияне төзекләндерүгә керешәчәкләр, ул койма белән әйләндереп алыначак. Объектны файдалануга тапшыруга бер айдан кимрәк вакыт калып бара – график буенча ул июнь ахырына билгеләнгән.

Авыллар халкы өчен, әлбәттә, заманча фельдшер - акушерлык пункты ачылу бәйрәм булачак.

Модульле технология буенча районда 15 фельдшер-акушерлык пункты, 2 табиблык амбулаториясе, 1 патологоанатомия бүлеге төзелде.

2023 елда Чуаш Тимерлеге авылында модульле ФАП  төзү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International