73нче янгын сүндерү һәм коткару бүлеге хезмәткәрләре суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында искә төшерә

2022 елның 5 июне, якшәмбе

73нче янгын сүндерү һәм коткару бүлеге хезмәткәрләре барлык гаилә әгъзаларын судагы куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырырга киңәш итәләр.

- суга төшәргә мөмкин булган урыннарда уйнамагыз да, йөрмәгез дә! Җиңел һәм сиздермичә генә таелырга мөмкин, ә сулыкның тирәнлеге бик зур булуы ихтимал.

- таныш булмаган урыннарда суга сикермәгез! Су астында куркыныч предметлар калырга мөмкин һәм җәрәһәт алу куркынычы зур.

- йөзү өчен кулдан әзерләнгән чараларны кулланмагыз! Агым көчле булса, гәүдә авырлыгыннан кулдан эшләнгән сал батарга мөмкин.

- рөхсәт ителгән урыннарда, җиһазландырылган пляжларда гына коеныгыз! Анда куркынычсызлык артыннан коткаручылар күзәтә.

- Кабартылган матрасларда ярдан ерак йөзмәгез, чөнки матрас яки башка шундый предмет көтмәгәндә һаваны чыгарырга һәм сезгә үзегезгә йөзәргә туры киләчәк!

- суда гәүдәнең вертикаль торышын булдырмагыз. Ләм каплаган күл төбеннән атлап йөрмәскә тырышыгыз.  Су төбендә су да күпкә салкынрак.

- көчле агымга каршы йөзмәгез! Көчне юкка сарыф итәргә кирәкми. Агым уңаена таба акрынлап ярга якынаерга тырышып йөзегез!

- коену сезонын башлар алдыннан, һичшиксез, табибка күренегез! Күптән түгел авырган булсагыз, ялны сулыкта уздыру сәламәтлекне кискен начарайтырга да мөмкин.

- артык өшүдән, чамадан тыш кызынудан сакланыгыз! Ашаганнан соң 1,5-2 сәгать тәнәфес ясагыз! Түбәндәге температура сакланганда: суда 18дән түбәнрәк, һавада-22дән түбәнрәк булганда су коенмагыз. Көчле җил булганда да өйдә калу яхшырак.

 

73 ПСЧ инспекторы Таңсылу Әхәтова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International