«Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты» «Предприятиеләр һәм оешмалар икътисады» программасы буенча укулар башлануы турында игълан итә.
«Предприятиеләр һәм оешмалар икътисады» һөнәри әзерлек программасы авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм оешмалары икътисады өлкәсендә квалификацияле белгечләр әзерләүгә юнәлдерелгән.
Укучылар предприятиеләр һәм оешмалар ресурсларыннан нәтиҗәле файдалану, продукциянең үзкыйммәтен исәпләү, җитештерү чыгымнарын оптимальләштерү ысуллары һ. б. буенча һөнәри белем алачак.
«Предприятиеләр һәм оешмалар икътисады» программасын тәмамлаучылар предприятиеләрдә икътисадый анализ, диагностика һәм планлаштыру хезмәтләрендә икътисадчылар, икътисадчы-аналитиклар белән эшләү мөмкинлегенә ия. Укуны тәмамлаучыларга икътисад өлкәсендә һөнәри эшчәнлекне кертү хокукы дипломы тапшырылачак.
Гариза бирү үрнәге сайтта урнаштырылган бирелә www.tipkadpo.ru
Белешмәләр өчен телефон: 8917278404, e-mail: gmingaripova@mail.ru