Нурлатлылар чаң чыңы фестивалендә катнашты

2022 елның 4 июне, шимбә

Нурлатлылар «Россиянең рухи маяклары: ышаныч, дин, гаилә, Ватан!» девизы астында узган «Алексеевск чаң кагулары-2022» XX  чаң чыңы фестивалендә  катнашты. Кунаклар арасында район Башлыгы Алмаз Әхмәтшин да бар иде.

 

Быелгы традицион фестиваль берьюлы берничә истәлекле датага багышланды. Бу-изге Алексей Московский исемендәге храмның түбән чиген изгеләндерүгә 20 ел, Петр Iнең тууына 350 ел, Император Палестин җәмгыятенең 140 еллыгы һәм патшабикә Александра Феодоровнаның тууына 150 ел.

Фестиваль үзе дә юбилейлы иде: ул 20 нче тапкыр Алексеевск җирендә уза һәм Россиянең төрле почмакларыннан, шулай ук Белоруссиядән дә килгән чаң кагучыларны җыя. Хәтта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та бу вакыйганы Telegram-каналында анонслады: «Бу үзенчәлекле чара. Мөмкинлеге булган кешеләргә, һичшиксез, барып күрергә кирәк!» Бәйрәмдә катнашучылар һәм аның исеменнән фестиваль кунаклары адресына Татарстан Республикасы Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Александр Терентьев мөрәҗәгать итте.

"Бүгенге бәйрәмгә карап күңел сөенә, чаң чыңының рус мәдәнияты, рухиятен хөрмәт итүчеләрне җыйганына сөенәбез, – дип билгеләп үтте үзенең сәламләү сүзендә Александр Михайлович. – Татарстанда төрле халыкларның телләрен, мәдәниятләрен саклауга һәм үстерүгә зур игътибар бирелә. Нәкъ менә бу безгә тынычлык һәм татулыкта, рухи гармониядә яшәргә мөмкинлек бирә".

Фестивальнең ачылышына Әлмәт һәм Бөгелмә епискобы Мефодий хәер-фатихасын бирде. Ул Воскресение Христово храмында узган илаһи гыйбадәтне  җитәкләде. Дин әһелләре арасында аңа Нурлат шәһәрендәге Изге Серафим Саровский гыйбадәт йорты настоятеле протоиерей Владимир Борков та ярдәм итте.

Төп игътибар Җәмигъ мәйданында урнаштырылган сәхнәгә юнәлтелде, анда зур экранда чаң кагучылар чыгышларын турыдан-туры трансляцияләү алып барылды. Алар төрле гореф-гадәтләрнең һәм мәктәпләрнең чаң чыңнарын күрсәттеләр. Мәскәү, Сергиев Посад, Ярославль, Самара, Түбән Новгород, Миасс һәм Россиянең башка күп кенә шәһәрләреннән килгән осталар бар иде. Минскидан килгән чаң кагучыларны фестивальдә катнашучылар һәм кунаклар бик җылы сәламләделәр.

«Бу бит безнең туганнарыбыз", – дип пышылдадылар беренче тамашачылар рәтендә. Фестивальнең иҗади программасын шулай ук рухи һәм халык музыкасы авторлары һәм башкаручылары, төрле жанрдагы фольклор һәм бию коллективлары бизәде.

«Ә бу безнең фестивалебезнең бизәге-җырчы Анна Сизова. Ул Мәскәүдән килде", - дигән авазларны алкышлар аша ишетергә мөмкин иде.

Артистларның күбесе алексеевскилыларга узган елгы фестивальдә катнашу белән дә таныш инде. Сәхнәдә казак җырлары, халык һәм дини җырлар, хәтта рок-композицияләр дә яңгырады. Рәссамның ком сәнгате буенча ясалган картиналары соклану уятты.

Һәрвакыттагыча, «Осталар шәһәре» халык һөнәрчелеге эшләнмәләрен сату-ярминкәсе бай булды, балалар гына түгел, өлкәннәр дә иҗади мастер-классларда зур кызыксыну белән катнаштылар. Яшь кунакларны аттракционнар һәм сәүдә рәтләре җәлеп итте.

Теләүчеләр хәрби-тарихи уен һәм «Безнең Җиңү» интерактив күргәзмәсе белән «Алексеевск бистәсе» проектында катнаштылар. Һәм болар барысы да чаң кагучылар чыгышы белән үрелеп барды.

Һәм монда Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидовның фестивальне ачу тантанасында әйткән сүзләрен китерәсе килә: «Алга таба да чаңнар чыңы  изге җиребездән, изге Ватаныбыз өстеннән - Алексеевск районы, Татарстан, Россия җирендә яңгырап торсын иде...».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International