Нурлат районы башлыгы капиталь ремонт объектында булды

2022 елның 4 июне, шимбә

Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин капиталь ремонт кысаларында эшләрнең барышы белән танышты.

"Бу этапта вентиляция каналларын урнаштыру эшләре бара. Түбәне ябу эшләре 90 процентка башкарылган, идәннәрне җәеп бетердек электрика буенча эшләр тәмамланган диярлек», – диде подрядчы оешманың техник директоры Илдар Гатин. Аның сүзләренә караганда, 1 августка кадәр капиталь ремонтны төгәлләргә ниятлиләр.

Хәзер биредә 16 эшче эшли, шул исәптән түбә ябучылар, эретеп ябыштыручылар, электриклар, сантехниклар. Район башлыгы Алмаз Әхмәтшин, башкарылган һәм бүгенге көндә башкарыла торган эшләр белән җентекләп танышканнан соң, графиктан читкә тайпылмау бурычын куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International