Нурлатлыларны «Батырлар ярышы»нда катнашырга чакыралар

2022 елның 4 июне, шимбә

"Батырлар ярышы" (“Гонка батыров") узышы “Сабан туе-2022" татар халык бәйрәме кысаларында узачак.

Нурлат халкын бу ярышларда катнашырга чакырабыз. Команда составы-5 кешедән торырга тиеш.

Ярышлар хатын-кызлар һәм ир-атлар командалары арасында үткәрелә.

Катнашу өчен 10 июньгә кадәр түбәндәге электрон адреска гариза җибәрергә кирәк: rdk-nurlat@yandex.ru

Барлык сораулар буенча Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районының "Мәдәниятне үстерү үзәге" муниципаль бюджет учреждениесенә 8(84345)2-09-46, Антонина Артамонова – 8917-880-58-82 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Ярышларны үткәрү урыны-мәйдан территориясе.

Фоторәсем -  "Нурлат-информ"архивыннан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International