Нурлат районының узган елда иң нәтиҗәле эшләгән авыл җирлекләре билгеле булды

2022 елның 4 июне, шимбә

Беренче урынны алучыга - 300, икенче урынга – 250, өченче урынга ия булучыларга 200 мең сумга  акчалата сертификатлар тапшырылды.

Район авыл җирлекләре җирле үзидарә органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеген бәяләү йомгаклары буенча Яңа Иглай, Әхмәт һәм Бикүле иң яхшылар арасына керде.

Киңәйтелгән планеркада аларны район башлыгы Алмаз Әхмәтшин тантаналы шартларда котлады. Авыл җирлекләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге төрле яклап - 23 параметр буенча бәяләнгән. Һәр параметр буенча баллар куела һәм гомуми нәтиҗә ясала. Шунысы кызыклы, иң аз балл туплаган авыл җирлеге җиңүче була.

Баллар аермасы исә шактый зур: әйтик, җиңү яулаган Яңа Иглай авыл җирлеге 214 балл җыйса, Богдашкино-501 балл белән рейтингның 26нчы позициясендә.

Ә эшнең нәтиҗәлелеген билгеләгәндә авыл җирлегендә ел дәвамында ремонтланган юллар озынлыгы, яңа йортлар төзелү, урамнарның яктыртылуы, авылларны эчәр су белән тәэмин итү, халык тарафыннан салымнар, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр, спорт чараларында катнашу кебек күрсәткечләр дә исәпкә алына.

Мөһим урынны, әлбәттә, авылларда шәхси ярдәмче, фермер хуҗалыклары, кооперативлар саны били. Беренче урынга чыгуда авыл халкының эшлекле активлыгы зур роль уйнагандыр, дип саный Яңа Иглай авыл җирлеге башлыгы Равил Фәйзуллин.

"Бүгенге көндә авыл җирлегендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 1044 баш мөгезле эре терлек асрала, шуларның 383е - савым сыеры. Авылда 10 фермер хуҗалыгы уңышлы эшләп килә, алар республика конкурсларында грантлар оталар, елдан – ел үз эшчәнлекләрен киңәйтәләр, - диде Равил Исхаков. – Безнең җирлек 5 авылны берләштерә, ел дәвамында һәр торак пунктта эш алып барырга тырышабыз. Узган ел поселок эчендәге 2 километрга якын юл төзелде, урамнарны яктырту буенча да күрсәткечләребез яхшы, халык үзара салым программасына да актив кушыла. Рейтингтан күренгәнчә, кайбер параметрлар буенча әле эшлисе бар. Ел дәвамында бу юнәлешләргә аерым игътибар бирәчәкбез".

Бүләккә бирелгән 300 мең сум акчага Яңа Иглайда яңа төзелеп килә торган модульле фельдшер-акушерлык пункты каршындагы юлны төзекләндерергә планлаштыралар. Рейтингта шулай ук Киекле һәм Колбай-Мораса авыл җирлекләре әйдәп баручылар бишлегендә. Елаур, Төрнәс, Биккол, Яңа Тумба һәм Богдашкино авыл җирлекләре аутсайдерлар рәтендә. Әмма киңәйтелгән планеркада район башлыгы урынбасары Линар Маняпов билгеләп үткәнчә, әлеге җирлекләрнең потенциалы начар түгел, йомшак яклар өстендә эшләргә вакыт бар әле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International