Нурлат районы муниципаль хезмәткәрләре спартакиадада катнашты

2022 елның 3 июне, җомга

Ир-егетләр командалары арасында волейбол ярышлары Яшел Үзән районының Васильево поселогында узды.

Бу көннәрдә нурлатлылар Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында волейбол ярышларында катнашты.

Спартакиадада республиканың төрле районнарыннан һәм Казан, Яр Чаллы шәһәрләреннән 120гә якын катнашучы  кергән 12 команда катнашты.

Нурлат командасы составына районның авыл җирлекләре башлыклары – спорт һәм актив яшәү рәвешен яратучылар кергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International