Алмаз Әхмәтшин футбол манежы төзелеше барышы белән танышты

2022 елның 3 июне, җомга

Нурлатта тагын бер спорт объекты төзелеше бара.

 

Төньяк-Көнчыгыш микрорайонында ябык футбол манежын төзү эшләре бара. Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин бүген төзелешнең барышы белән танышты.

"Монолит эшләрне тәмамлыйбыз. Алар график буенча бара, калышмыйбыз», – диде подрядчы төзелеш оешмасының участок начальнигы Ирек Хәйруллин.

Ябык манеж мини-футбол уеннары өчен каралган. Аның уен кыры мәйданы 1150 квадрат метр тәшкил итәчәк, ул ясалма өслекле булачак, ә бинасы җылытылачак. 

Әлеге объектны төзү тент өслекле яңа форматта алып барыла. Төзүчеләр административ корпус каркасын җыюны дәвам итәләр, анда көнкүреш биналары урнашачак, шулай ук металл каркас өчен тумбалар төзиләр, аның тирәсенә киләчәктә тент урнаштырылачак.

Бүгенге көндә шулай ук плитә дә җәелә. Алмаз Әхмәтшин, башкарылган эшләр белән танышканнан соң, парковкаларга һәм яңа спорт объектын функциональ файдалану өчен башка мөһим детальләргә кагылышлы мәсьәлә буенча фикер алышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International