Нурлатның «Дуслык» скверында өч телдә табличка куелган мәгълүмати тумба урнаштырылды
Район «Дуслык» («Дружба», «Туслах») газетасының 90 еллыгы уңаеннан, «Дуслык» скверында, барлык чордагы журналистларга һәйкәл-стела куелды, өч телдә-татар, рус, чуаш телләрендәге табличка куелган мәгълүмат тумбасы да урнаштырылды. Ул үзенә күрә визит карточкасы да булып торган әлеге тумба скверның асылын чагылдыра, тышкы формасы скверның гомуми дизайнына туры килә.