2022 елның 3 июнендә метеорологик күренешләрнең көчәюе турында консультация-кисәтү

2022 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 3 июнендә көндез һәм кич белән урыны белән яшен, көньяк-көнбатыш һәм көньяктан исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга җитәргә мөмкин.

2022 елның 3 июнендә һава торышы алмашынучан болытлы булачак, төнлә явым-төшемсез, көндез һәм кич урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен булуы көтелә.

Җилнең юнәлеше көньяк-көнбатыштан, төнлә 3-8 м / с, көндез 5-10 м / с, яшен вакытында 15-18 м / с кадәр тизлектә.

Минималь һава температурасы төнлә +11..+14˚. Көндез максималь һава температурасы +26..+29˚. 

3 июньгә урман хуҗалыгы федераль агентлыгының һәм «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУнең дистанцион мониторинг мәгълүмат системасы мәгълүматлары буенча Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның янгын куркынычы 3 класс булыр дип фаразлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International