Нурлат районында республикада беренчеләрдән булып терлек азыгы әзерләүгә керештеләр

2022 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

«АгроИнвест» идарәче оешмасының «Сөләйманов А.И.» крестьян-фермер хуҗалыгында көзге арышны сенажга салу бара.

Арыш, көзге дым һәм язгы яңгырлар аркасында, куе һәм югары булыпүскән,теземнәр калын.

“Көзге арышны ике ел рәттән сенаж өчен үстерәбез. Узган ел корылык аркасында уңыш аеруча куандырмады. Быел ул һәр гектардан 170-180 центнер тәшкил итә, - диде «АгроИнвест» идарәче компаниясе генераль директорының азык җитештерү буенча урынбасары Юрий Лапин.

- Арышның энергетик кыйммәте югары дип санала, ул сөт терлекчелеге өчен аеруча файдалы. Аны кышка әзерләү люцернадан берни белән дә аерылмый диярлек».

«Агроинвест»та быел 30 000 тонна сенаж, 60 000 тонна силос, 12 000 тонна печән һәм салам әзерләргә планлаштыралар.

Узган елгы тәҗрибәне дәвам итеп, быел да азык әзерләү өчен махсус бригадалар булдырылган. Дөрес, эш тәртибенә кайбер үзгәрешләр кертелгән. Әйтик, быел өч бригада формалаштырылган: аларның икесе сенаж салу белән, өченчесе печән әзерләү белән мәшгуль булачак.

Өч бригадага бүленеп эшләү өчен мөмкинлекләр җитәрлек, узган ел заманча азык әзерләү техникасы сатып алганнар. Бу көннәрдә арышны сенажга салу белән шөгыльләнүче беренче бригада составына гына да 30 берәмлек техника кергән. Шуңа күрә 500 гектар мәйданда арыш басуында эш бер генә минутка да туктамый.

Азык әзерләү технологиясе дә аерылып тора, шулай ук яшел массаның сыйфатын көнгә берничә тапкыр тикшерәләр.  «Южный» азык цехы директоры Илсур Шәйдуллин портатив лаборатория ярдәмендә басуда вакланган үлән үрнәкләренә экспресс-анализ ясый.

Планнар район буенча да зур. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ирек Шәрәфетдинов әйтүенчә, бер баш терлеккә ким дигәндә шартлы рәвештә 35 центнер азык берәмлеге хәзерләү бурычы куела.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International