Нурлат муниципаль районы авылларында «Сабан туе» татар халык бәйрәмен үткәрү көннәре билгеле булды

2022 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре башлыгы Алмаз Әхмәтшин карары белән район авылларында «Сабан туе» татар халык бәйрәмен үткәрү вакыты билгеләнде.

2022 елның 11 июнендә Елаур авылында "Кече Сабантуй", Сәләнгеш авылында "Авыл көне" бәйрәмнәре узачак.

12 июньдә Сабан туе Яңа Әмзә, Чишмә, Зирекле, Үрнәк, Кәкре Күл, Кычытканлы, Колбай-Мораса, Иске Әлмәт, Яңа Иглай, Урта Чаллы, Бикүле, Фома, Чулпан авылларында узачак.

Шул ук көнне Турнояс авылында «Авыл көне», Чияле Алан авылында "Троица", Чуаш Тимерлеге авылында "Кече Сабантуй", Салдакайда "Кичке Сабантуй" бәйрәме узачак.

13 июнь көнне Биккол авылында Сабантуй узачак.

 Фоторәсем "Нурлат-информ"архивыннан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International