Нурлат районында комиссия азык хәзерләү техникасының әзерлеген уңай бәяләде

2022 елның 1 июне, чәршәмбе

Азык әзерләү техникасын һәм азыксаклагычларны 2022 елгы сезонга әзерләү буенча смотр-конкурска йомгак ясалды.

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре Ренат Хисамов һәм Геннадий Пикмуллин кергән комиссия азык әзерләү техникасының һәм азыксаклагычларның Нурлат районы хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләүгә әзерлеген тикшерде.

Комиссия техника, машина-трактор паркы территорияләре, силос траншеялары торышын уңай бәяләде. Хезмәтне саклау таләпләрен үтәүгә һәм үсемлекчелек буенча чараларны үтәүгә аерым игътибар бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International