Нурлатта балаларны яклау көнендә «Кондырча» ландшафт паркы ачылды

2022 елның 1 июне, чәршәмбе

Балаларны яклау көнендә «Кондырча» паркын ачу символик мәгънәгә ия: биредә үсеп килүче буынның файдалы ял итү өчен зур мөмкинлекләр каралган.

Ландшафт паркы-нурлатлыларның көтеп алынган хыялы. Бу ял итү өчен һәм күңел ачу урыны да. Шуңа күрә Халыкара балаларны яклау көне белән туры килгән вакыйга район халкын да, өлкәннәрне дә, яшьләрне дә, балаларны да үзенә җыйды.

 

Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин сәхнәдән Халыкара балаларны яклау көне белән котлады.

«Балалар өчен шартлар тудыруыбыз, алар гармонияле шәхесләр булып үссен һәм киләчәктә өлкәннәр тормышында үз-үзләрен күрсәтә алсын өчен бик мөһим. Нинди генә авыр хәл булмасын, район җитәкчелеге аларга терәк булуга зур игътибар бирә. Моның өчен без Президентыбыз Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов ярдәме белән балалар һәм яшьләрне үсешенә юнәлдерелгән бик күп объектлар төзедек, ремонтладык. Киләчәктә балалар зур шәһәрләргә баргач, үзләрен көндәшлеккә сәләтле итеп хис итсен өчен, бу юнәлешне үстерергә планлаштырабыз».

Биредә район Башлыгы укытучыларга, педагогларга, гомуми белем бирү учреждениеләре тренерларына, өстәмә белем бирү учреждениеләренә көн саен балаларны тәрбияләү буенча башкарган эшләре, шулай ук күп балалы ата-аналарга районның җәмәгать тормышында актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерде.

Парк төзелешендә намус белән хезмәт иткән проектчылар, подрядчылар адресына да аерым рәхмәт сүзләре яңгырады.

Тантаналы чара бүләкләү белән дәвам итте. Алар арасында өлкәннәр, төзүчеләр, проектлаучылар гына түгел, төрле юнәлешләрдә, конкурсларда уңышларга ирешкән балалар да бар иде. Алмаз Әхмәтшин, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Нурлат җирле бүлекчәсенең Мактау грамоталарын «Балалар илне сүрәтли» республика конкурсының район этабында җиңү яулаганы өчен, профилактик учетта торучы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга бүләкләр тапшырды, «Татарстан-Новый век» - «Татарстан-Яңа гасыр» республика иҗтимагый оешмасының Нурлат территориаль бүлеге советы рәисе Дамир Ишкинеев исеменнән яшьләр секторы җитәкчесе Максим Сычев та бүләк тапшырды.

Сәхнәдән нурлатлыларга Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Нурлат районы буенча җәмәгать ярдәмчеләре Алена Кнырева һәм Идрис Кәримов мөрәҗәгать иттеләр. Ә аннан соң сәхнәдә балалар иҗат коллективлары үзләренең талантларын күрсәтте: җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр…

Бу көнне «Кондырча» ландшафт паркында балалар өчен төрле интерактив мәйданчыклар эшләде, алар өчен уеннар, күңел ачу чаралары үткәрелде. Пирс буенча теләүчеләр елгага төштеләр, катамаранда һәм көймәдә йөзделәр, яр буе буйлап йөрделәр. Аерым зонада туңдырма, попкорн, татлы мамык салынган сәүдә нокталары эшләде, пылау әзерләнде, барбекю зонасы, балалар, спорт мәйданчыклары, батутлар буш тормады…

Кыскасы, «Кондырча» паркы нурлатлылар алдында бөтен төрлелеге белән ачылды – биредә һәркем күңеленә хуш килгән шөгыль таба ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International