Нурлатның күп балалы гаиләләре «Ел хәйриячесе» тантанасында катнаша

2022 елның 1 июне, чәршәмбе

Казанда «Ел хәйриячесе» республика конкурсына йомгак ясау тантанасында нурлатлылар да катнаша.

Быел чакыруны Нурлаттан Ярушкиннар һәм Хәйретдиновлар, Чулпаннан Хәкимовлар гаиләсе алды. Аларның һәркайсында өчәр бала тәрбияләнә.

«Ел хәйриячесе» республика конкурсы Татарстан тормышында әһәмиятле вакыйга булды. Конкурс республиканың социаль-икътисадый проблемаларын хәл итүгә, балаларга, инвалидларга, өлкән яшьтәге гражданнарга, халыкның башка социаль якланмаган категорияләренә социаль ярдәм күрсәтүгә, сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль яклау, мәдәният һәм спорт учреждениеләренең матди базасын үстерү һәм ныгытуга, хәйрия эшчәнлеген гамәлгә ашыру рәвешләрен үстерүгә һәм камилләштерүгә юнәлтелгән хәйрия эшчәнлеген тарату һәм үстерү максатларында үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International