Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Иске Әлмәт авыл җирлегендә тантаналы рәвештә парк ачылды

2022 елның 1 июне, чәршәмбе

Ул авыл балалары, аларның әти-әниләре, әби-бабайлар өчен дә зур бүләк булды.

Яңа Әлмәттә Гаилә ял паркына узган ел ук нигез салынды – урын тигезләнде, территориянең тирәсен койма белән әйләндереп алдылар. Шул ук елны 10 конструкцияне үз эченә алган уен комплексы да кайтартылды. Авыл халкы Нияз Кәримов һәм Рәшит Хәмидуллин ярдәме белән аларны урнаштырды, территориядә комлык, эскәмияләр куелды. Ә күптән түгел койманы бизәп, чәчәкләр дә утырткач, парк чын-чынлап  ял итү урынына әверелде.

“Бүгенге көндә авыл җирлегендә 40лап бала исәпләнә. Уен комплексы урнаштырылгач, алар да, әби – бабайларга кунакка килгән балалар да бирегә уйнарга килә башладылар, - диде Иске Әлмәт авыл җирлеге башлыгы Равил Хисамов.- Авыл халкы өчен ял итү зонасын төзекләндерү безнең күптәнге хыялыбыз иде".

Парк барлыкка килү белән әти-әниләрнең күңелләре балалары өчен тыныч, чөнки сабыйлар теләсә кайда йөрми, парк авыл үзәгендә урнашкан, алар һәрвакыт күз алдында. Биредә өлкәннәр өчен эскәмияләр дә урнаштырылган. 

Паркны җирле бюджет хисабына корганнар. Авылда беренче ял итү зонасын ачу тантанасы зур бәйрәм буларак узды. Ал тасманы кискәннән соң, балалар өчен төрле уеннар оештырылды, бәйрәм концерты үткәрделәр, бүләкләр өләштеләр. Ә соңыннан барысы бергә татлы ризыклар белән чәй эчтеләр.

Авыл халкы парк киләчәктә дә төрле чаралар үткәрү урыны булсын, биредә балаларның шат авазлары тынмасын иде, дигән теләкләрен җиткерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International