Нурлатлылар «Олы буын» спартакиадасында катнашты

2022 елның 1 июне, чәршәмбе

Россия Пенсионерлар берлегенең Нурлат бүлекчәсе командасы «Олы буын» пенсионерлар арасында XII Республика спартакиадасында уңышлы чыгыш ясады.

Аны Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Нурлат районындагы бүлекчәсенең клиентлар хезмәте җитәкчесе (бүлек хокукларында), Пенсионерлар берлегенең җирле бүлекчәсе рәисе Рушания Шакирова җитәкләде.

Безнең районны шулай ук Рәсих Сәмигуллин, Солтан Әхмәтҗанов, Людмила Бокарева, Вәлимә Йосыпова, Людмила Тимофеева, Геннадий Чуркин, Мөслимә Әхмәтова һәм Александр Мясников тәкъдим итте.

Спартакиада Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланды. Ул йөзү, өстәл теннисы, дартс, пуля белән ату, җиңел атлетика кебек спорт төрләрен үз эченә алган иде.

Ярышлар Казанда «КАИ Олимп» КСК базасында узды. Барлыгы 14 команда көч сынашты. Шәхси һәм команда, гомумкоманда зачетларында җиңүчеләрне билгеләделәр. Сүз уңаеннан, Рушания Шакирова хатын-кызлар арасында дартс буенча ярышларда 2 урынны яулады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International