Алмаз Әхмәтшин яшь буынны спортка җәлеп итү өчен барлык үсеш нокталарын да эшкә җигәргә чакырды

2022 елның 31 мае, сишәмбе

Уку елының соңгы көнендә шәһәр Мәдәният сараенда спорт мәктәпләренең отчет җыелышы булды.

Бүген шәһәр Мәдәният сараенда Галимҗан Хөсәенов исемендәге һәм «Ледок» спорт мәктәпләре коллективларының отчет җыелышы узды.

Төп доклад белән район Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Румия Фәтхетдинова чыгыш ясады. Ул Нурлат районында балаларның футбол, волейбол, хоккей, көрәш, билбау көрәше, йөзү, фигуралы шуу, батутта һәм акробатик сикерү, кикбоксинг, чаңгы ярышлары, самбо, спорт аэробикасы кебек спорт төрләре белән шөгыльләнүләрен билгеләп үтте.

Спорт мәктәпләрендә кадрлар әзерләүгә аерым игътибар бирелә: бүгенге көндә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетында 10 укучы белем ала.

Киңәшмәдә билгеләп үтелгәнчә, бүген Нурлатта спорт һәм физик культура белән шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Булган спорт учреждениеләре белән беррәттән, быел ук ябык мини-футбол манежы файдалануга тапшырылачак, Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты һәм ТР чаңгы узышлары федерациясе ярдәме белән 3 км озынлыкта чаңгы трассасын яктырту җайланмаларын урнаштыру планлаштырыла. 

Г. Хөсәенов исемендәге һәм «Ледок» спорт мәктәпләре директорлары Илфат Гыймадиев, Михаил Белов үз чыгышларында спорт мәктәпләренең ирешелгән нәтиҗәләре һәм казанышлары турында җентекләп сөйләделәр. Нурлат муниципаль районында физкультура-массакүләм һәм спорт эшчәнлеген 104 штаттагы хезмәткәр башкара, 2021 елда спорт мәктәпләрендә укучылар саны 1588 кеше тәшкил иткән.

Район башлыгы Алмаз Әхмәтшин мәктәп коллективларын балаларны спорт мәктәпләренә җәлеп итүгә зур игътибар бирергә, бадминтон, теннис, авыр атлетика һ.б. спорт төрләре белән шөгыльләнү өчен шартлар тудырырга чакырды. Концепцияне булдыру мөһим. Кая омтылабыз, үз алдыбызга нинди бурычлар куябыз. Шуннан чыгып ук эш тәртибен төзергә мөмкин булачак", - дип билгеләп үтте Алмаз Сәлимович.

Киңәшмә аралашу форматында узды, тренерлар һәм тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары проблемалы сорауларны күтәрә һәм аларга җаваплар да ала алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International