Нурлатның 73нче янгын сүндерү һәм коткару бүлеге профилактик чаралар үткәрә

2022 елның 31 мае, сишәмбе

Агымдагы елның 31 маенда 73нче янгын сүндерү һәм коткару бүлеге инженер-инспекторларының аерым элемтә посты белән уртак киңәшмәсе узды.

Киңәшмәдә тышкы янгын баскычларын, янгын вакытында кешеләрне биналардан һәм корылмалардан эвакуацияләү өчен билгеләнгән тышкы ачык баскычларны, шулай ук биналарның һәм корылмаларның түбәләрендәге коймаларны тикшерү буенча рейд үткәрү нәтиҗәләре, аларны вакытында эксплуатацияләү һәм сакланучы объектларда сынаулар турында фикер алыштылар.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча саклана торган объектларда янгынга каршы режимны тәэмин итү һәм үтәү буенча җаваплы затлар белән берлектә, электр белән тәэмин итү, җилләтү, җылыту, электр приборларын эксплуатацияләү, беренчел янгын сүндерү чараларының төзеклеген өстәмә тикшерү бурычы куелды.

73 ПСЧ ОПП инженеры Виктор Морозов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International