Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Владимир Кашкаровны медаль белән бүләкләү турындагы Указны имзалады.
Татарстан Республикасы Президенты Указы белән Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы Нурлат шәһәре Советы Рәисе урынбасары Кашкаров Владимир Михайлович Татарстан Республикасының социаль-икътисадый потенциалын ныгытуга зур өлеш керткән һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнде.