Нурлат районы һәм Нурлат шәһәре территориясендә урнашкан барлык елга-күлләрдә су коену тыела.
1 июньнән 31 августка кадәр Татарстан Республикасында су коену сезоны ачылуы игълан ителде.
Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре территориясендә урнашкан сулыкларда кешеләрнең үлеменә юл куймау һәм аларның сәламәтлеген саклау максатларында һәм Нурлат муниципаль районының 2022 елның 26 маендагы 13 номерлы Гадәттән тыш хәлләр буенча Комиссиясе карары нигезендә, Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты район һәм шәһәр территориясендә урнашкан барлык сулыкларда коену тыелганлыгы турында карар чыгарды.
2022 елның 1 июненнән Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре территориясендә урнашкан сулыкларны патрульләү буенча мобиль төркемнәр оештырылачак:
1. Шәһәр сулыкларында патрульлек итүне тәэмин итүче 1нче мобиль төркем
2.Чулпан һәм Заречный торак пунктлары янында урнашкан сулыкларны патрульлек итүне тәэмин итүче 2нче мобиль төркем,
3.Чияле Алан авылы янында урнашкан су объектларында патрульлек итүне тәэмин итүче 3нче мобиль төркем.
Хөрмәтле нурлатлылар, сулыкларда куркынычсызлык кагыйдәләрен саклавыгызны үтенәбез!