Нурлатта Сабан туе бәйрәменә әзерлек һәм аны уздыру буенча киңәшмә узды

2022 елның 30 мае, дүшәмбе

Оештыручылар кунаклар өчен бик күп күңелле сюрпризлар әзерли.

Нурлатта Сабан туе 11 июньдә узачак. Бәйрәмне үткәрү урыны элеккечә кала-Сабан туе кунакларны аэропорт территориясендә каршы алачак.

Бүген биредә предприятие, оешма һәм учреждениеләрнең җаваплы җитәкчеләре катнашында эшлекле киңәшмә узды. Нурлат районы башлыгы урынбасары Линар Маняпов җитәкчелегендә татар милли бәйрәменә әзерлек һәм аны үткәрүгә кагылышлы барлык мәсьәләләр буенча да җентекләп фикер алыштылар.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, Нурлатта Сабан туе быел да матур һәм күңелле узачак. Мәйданда театральләштерелгән мәйданчыклар, балалар шәһәрчеге, «Осталар шәһәре» күргәзмәсе, «Халыклар дуслыгы»интерактив мәйданчыгы эшләячәк. Бәйрәм кунаклары спорт-күңел ачу ярышларында, милли уеннарда катнаша, милли көрәш, «Сабан туе-сылуы-2022», «Уйнагыз, гармуннар» фестивале, ат спорты ярышларын карый алачак.

Быел ипподромда беренче тапкыр пони атлары чабышы да оештырылачак, анда ат-спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр үз осталыкларын күрсәтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International