Агымдагы елның 5 аенда ГХАТ бүлеге белгечләре 130 яңа туган баланы теркәделәр.
Узган ел белән чагыштырганда, агымдагы елның шул ук чорында Нурлатта 9 балага кимрәк туган.
Беренчелек - кызлар арасында 52% (68 бала), малайлар азрак - 48 % (62 бала) туган.
Бәхетле әти-әниләрнең барысы да ана капиталын рәсмиләштерү, яшәү урыны буенча балаларны теркәү, социаль пособиеләр һәм түләүләр алу буенча нинди документлар белән мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында консультация алды һәм котлаулар кабул итте.