«Яшь снайпер» түгәрәге бу елның февралендә эшли башлады.
Агымдагы елның февраленнән «Снайпер» ату тиры базасында Әфганстан республикасында сугыш һәм башка локаль конфликтлар инвалидларының Татарстан Республикасы Иҗтимагый оешмасы һәм балалар өчен «яшь снайпер»түгәрәге оештырылды. «Калашников» автоматында 5 яшьтән 14 яшькә кадәрге 22 бала төз ату күнекмәләрен өйрәнде.
Балалар өчен дәресләрне оештыруның төп максаты булып үсеп килүче буынга хәрби-патриотик тәрбия бирү торды.
Узган турнир балалар арасында алган белемнәрен тикшерү булды. Малайлар һәм кызлар "Калашников" автоматын җыйдылар һәм сүттеләр, патроннар белән куярга өйрәнделәр, атуда һәм «Калашников» автоматын белүдә ярыштылар.
Дәресләр әле бик аз санда узуга карамастан, балалар үзләренең укытучыларын яхшы нәтиҗәләр белән сөендерделәр.
«Сез барыгыз да яхшы нәтиҗә күрсәттегез», - дип мөрәҗәгать итте яшь катнашучыларга Әфганстан Республикасында һәм башка локаль конфликтлар инвалидларының Татарстан Республикасы иҗтимагый оешмасының җирле иҗтимагый оешмасы рәисе Ришат Сафиуллин.
Турнирны оештыручылар йомгак ясадылар һәм җиңүчеләрне бүләкләделәр. Анастасия Крайнова "Калашников" автоматы төзелеше" номинациясендә иң яхшысы булды, Иван Крайнов иң яхшы укчы дип танылды, Иван Будяшкин «Патроннар урнаштыру» номинациясендә җиңде, ә Дарья Спасова барысыннан да тизрәк «Калашников» автоматын җыйды.
Үз номинацияләрендә иң яхшылары «Снайпер» ату тирыннан фирмалы чынаяклар белән бүләкләнде. Барлык катнашучыларга да “Яшь мәргән” түгәрәгенең база курсын тәмамлау турында сертификатлар һәм футболкалар тапшырылды.
"Снайпер" ату тиры җитәкчесе Михаил Спасов октябрь аенда укуларның кабат башлануы турында хәбәр итте.