Андреевка авыл китапханәсендә "Без- террорчылыкка каршы! " дигән акция үтте.
"Сак булыгыз, террорчылык"дигән китап-иллюстратив күргәзмә оештырылды. Авылдашларга терактлар янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белү мөһимлеге турында сөйләделәр, шундый катлаулы хәлләрдә куркынычсызлык чаралары турында аңлаттылар.
Акциядә катнашучыларга "Сак булыгыз, террорчылык" дигән белешмәлекләр таратылды.