Нурлат эшмәкәре Марат Мостафин бизнесын республика дәрәҗәсенә чыгаруга ирешә

2022 елның 29 мае, якшәмбе

Үз эшен 2018 елда башлап җибәргән Нурлат эшмәкәре Айрат Мостафин бүген аягында нык басып тора һәм киләчәккә кыю планнар кора.

Нурлат урамнары буйлап йөргәндә һәркем соңгы вакытта шәһәрнең соңгы вакытта зур үзгәрешләр кичерүенә һәркем игьтибар итә булыр. Парклар һәм скверлар, җәяү йөрү зоналары, ял итү өченурыннар... Аларның һәркайсын Айрат Мостафинның остаханәсендә тимердән ясалган артобъектлар бизи дисәк, һич тә ялгышмабыз. Шәһәр үзәгендәге символик сәгать, чәчәкле аркалар, Дуслык кубы, барлык чор журналистларына куелган һәйкәл... Һәм әле болар гына да түгел: күләгәле япмалар, эскәмияләр, мәгълүмати таблолар, хәтта чүп савытлары да – болар барысы да Айрат Хәлимович предприятиесенең хезмәт җимешләре.

Айрат Мостафин үз эшемне кайчан да булса ачармын дип уйлап та карамый. Барысы да 2018 елда, программа белән идарә ителә торган станок ясаганнан соң башлана. Дусты, хәзер инде бизнес буенча партнеры да Рамил Сафиуллов белән станок ясап, аны программага көйлиләр.

«Безнең мавыгуыбыз иде бу. Нәтиҗәсе шундый булыр дип уйламадык та. Нәрсәләрнедер үзебез уйлап таптык, кайберләрен интернеттан карадык. Соңрак бу хакта район җитәкчелеге белеп алды, автостанция территориясендә урнаштыру өчен арт-объект – күрсәткеч ясарга тәкъдим итте. Аны бик  кыска вакыт эчендә эшләдек", - дип уртаклашты Айрат Мостафин.

Шушы көннәрдә ул районыбызның күпсанлы бизнес вәкилләре белән берлектә Эшкмәкәләр көне уңаеннан котлаулар кабул итте. Һөнәри бәйрәме һәм ирешелгән уңышлары Айрат Мостафинны тагын да рухландырыр, һәм тиздән Нурлатта шәһәребез халкын һәм кунакларын җәлеп итү өчен күбрәк урыннар пәйда булыр, дип уйлыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International