Нурлат районында Галимҗан Хөсәенов истәлегенә багышланган мини-футбол буенча турнир узды

2022 елның 29 мае, якшәмбе

Турнир кичә Яңа Иглай авылында авыл мәктәпләре укучылары арасында узды.

Анда 5 команда көч сынашты: Яңа Иглай, Бикүле, Фома, Егоркино һәм Киекле мәктәпләре укучылары.

Нәтиҗәдә, Яңа Иглай мәктәбе командасы җиңүче булды, 2 урынны Егоркино мәктәбе, 3 урынны Фома урта мәктәбе укучылары яулады.Җиңүчеләрне һәм призерларны грамоталар, медальләр, Г.С. Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбе кубоклары Нурлат районы футбол Федерациясеннән туп һәм номинацияләр буенча футболчылар фигуралары һәм бөек спортчы портреты төшерелгән значоклар белән белән бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International